На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Арча кешесен 1,2 млн сум алимент түләмәгән өчен колониягә озатканнар

Арча районы прокуратурасы 35 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд әлеге ир-атны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе 1нче бүлегендә каралган җинаятьләр эшләүдә гаепле дип тапты. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

2024 елның мартыннан июньгә кадәр ир-ат элеккеге хатыннарына өч балигъ булмаган балаларны тәрбияләү өчен алимент түләмәгән.

Ул моңа кадәр дә административ җаваплылыкка тартылган булган.

Аның бурычы 1,2 млн сумга җыелган.

Суд ир-атны гаепле дип тапкан һәм 1 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Суд карары үз көченә керде, дип хәбәр иттеләр Арча районы прокуратурасыннан.

Ссылка на первоисточник
наверх