На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Эльмир Низамов: Бездә, казахлар, грузиннар кебек, бөтен Россиядә танылган артистлар юк

«Чынлыкта бу – глобаль әйбер, акча түләдең дә хәл иттең түгел – бу гына панацея була алмый. Монда кешенең сәләте дә, харизмасы да булырга тиеш, җыр үз вакытында «атырга» тиеш. Башкортларның «Ay Yola» төркеме җырында, бер карасаң, искитәрлек нәрсә дә юк кебек, ничектер агымга эләктеләр. Бәлки, бу – вакытлыдыр, ләкин бит бу феномен килеп чыкты – бөтен Россия башкорт телендәге бу җырны таный.

Бездә нәрсәдер «не так».

Монда бит әле шунысы да бар: элек – 80 нче, 90 нчы елларда – нормаль җыр белән телевидение-радиога эләксәң, ил таный-белә башлый иде, федераль билгеле кешегә әйләнәсең. Хәзерге вакытта мәгълүмат шулкадәр күп, җырлар һәм җырлаучылар күп – телевизорга эләгү бернәрсә аңлатмый. Бу яктан караганда, безнең заманның авырлыклары инде бу.

Сүз уңаеннан, авторларга да сорау бар әле монда – «ата» алырлык материал тәкъдим итәргә кирәк. Татарлар чәчәк турында җырлап кына чыга алмас. Тел мәсьәләсе дә бардыр, дисәм, безнең Эльмира белән яздырган җырларны бик күп рус телле тамашачы тыңлый. Минем үземә килгәндә, җырлар язсам да, эстрада белән турыдан-туры шөгыльләнмим. Минем җырларым башка төрле: текст буенча да, музыка буенча да алар – тирәнрәк җырлар. Кешегә бер тыңлауда сеңеп, бии башлый торганнары да, машинада тыңлый торганнары да бардыр, барыбер, күп түгел, күбрәк башкачарак сәнгать белән шөгыльләнәм.

Бу сорауның тамырлары бик тирән. Бездә бит, казахлар, грузиннар, әрмәннәр, азәрбайҗаннар кебек, бөтен Россиядә танылган артистлар юк. Грузиннарда Вахтанг Кикабидзелар бар, казахларда Роза Рымбаевалар бар иде, азәрбайҗанда Полад Бюль-Бюль-оглы... Бездә, нишләптер, алар юк. Азәрбайҗаннарда Мөслим Магомаев булган кебек, бездә Илһам Шакиров бар иде.

Ләкин бит Мөслим Магомаев бөтен Советлар Союзына танылган шәхес иде. Хәер, Ренат Ибраһимов бар иде...»

Мәдәният өлкәсе вәкилләренең фикерләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова белеште.

  • «Дулкын китте, юшкын калды»: «...артистларны яклыйсы килә, чөнки яратам. Тик нидер җитми»

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх