Россиялеләргә саклыкка җыелган акчаларны формалаштыру өчен өч счет ачарга кирәк. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Шәхси финанслар белән дөрес идарә итү тупланмаларны мәҗбүри формалаштыруны күздә тота. Минем карашка, аларны максатчан билгеләнү һәм акчаны куллану вакытыннан чыгып формалаштырырга кирәк.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, әгәр максатны төгәл аңласаң, аны тормышка ашыру өчен акча туплавы тизрәк. Барыннан да элек, көтелмәгән һәм шул ук вакытта мөһим чыгымнар өчен 6-12 айлык хезмәт хакы күләмендә акча туплау максатка ярашлы булачак. Тормышта ниндидер үзгәрешләр булган очракта ышанычлы финанс яклавы формалаштырылачак. Минем карашка, әлеге максатларга даими керемнәрнең 5-10 процентын һәм планлаштырылмаган премияләрнең 15-30 процентын күчерү отышлы булачак», - диде агентлык әңгәмәдәше.Ул шулай ук россиялеләргә саклыкка җыелган акчаларны формалаштыру өчен тагын ике счет ачарга тәкъдим итте: икенчесе – планлы бурычларны хәл итү, мәсәлән, көнкүреш техникасы сатып алу, өченчесе - стратегик тупланмалар, мәсәлән, картлык көнендә «икенче» пенсия өчен. Өстәвенә, икътисадчы пенсиягә өстәмә керем чыганакларын формалаштыруга агымдагы керемнең 10 процентын юнәлтергә, ә конкрет чыгымнарга процентны үзең билгеләргә киңәш итте.
«Көтелмәгән бурычларны тулы күләмдә хәл итәргә җитәрлек акча формалашкач, аны конкрет бурычларны хәл итүгә яки картлык көненә дигән «акча чүлмәге»нә күчерергә мөмкин», – дип сүзен төгәлләде Балынин.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen. ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии