На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Борис Сторублевцев
    а перевод будет???Илгиз Халиков Тел...
  • Юрий Ded
    Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...

Аксубай туган як тарихын өйрәнүчесе Түбән Саврушта истәлек баганасы тирәсен төзекләндерде

Аксубай районда туып үскән Владимир Чураков, туган ягына күркәм миссия белән еш кайта. Бу юлы ул Түбән Савруш авылындагы элеккеге зират урынындагы истәлек баганасын койма белән әйләндереп алган. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Туган якны өйрәнүче бу урынны, авылның һәм аның тирә-ягының архив документларын өйрәнеп билгеләгән.

Түбән Савруш аксакаллары белән сөйләшкән һәм бүгенге буын ата-бабаларының кайда җирләнгән булуын белсен өчен, хәтер баганасы урнаштырырга булган. Идеясен дуслары һәм туганнары ярдәме белән гамәлгә ашырган. Узган елның җәендә монда агачка уеп рәсем төшерү остасы бизәлешендә алты метрлы имән багана утырттылар. Күптән түгел Владимир Алексеевич багана тирәсен койма белән тотып алды.

Теләсә нинди төзелеш эше финанс чыгымнары таләп итә. Бу игелекле эшне туган якны өйрәнүче шәхси акчасына башкарган, шулай ук аңа Тольятти шәһәрендә яшәүче туганнан туган сеңлесе Галина Моисеева ярдәм күрсәткән. Владимир Чураковның Түбән Саврушта яшәүче якын туганнары Эдуард Моисеев, Владимир Хакимов һәм Владимир Семенов койманы урнаштыруда ярдәм иткәннәр. Казаннан туганнан туган энеләре Даниил Сушков һәм Кирилл Чураков койманы буяган.

«Алар Савруш төбәгенең үткәне, өлкән буын кешеләрен искә төшереп, бердәм эшләде. Уртак көч белән барысын да уңышлы гына башкарып чыктылар. Күркәм эштә катнашучылар баганада язылган «Ата-бабаларыбызга хөрмәт белән» дигән сүзләрне эштә исбатлады», диелгән хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх