
Чирмешәндә район гимнын иң оста башкаручылар бәйгесе игълан ителде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватан сакчылары елына багышланган конкурска 20 гариза кергән. Бәйгедә оешмалар һәм аерым башкаручылар да катнаша ала.
Конкурс өч этапта уза. Катнашу өчен, район гимнын башкарып, аның видеоязмасын комиссиягә юлларга кирәк.
Икенче этапта жюри әгъзалары аларны бәяли һәм шуннан соң җиңүчеләр игълан ителә. Бәйгенең финалында флешмоб була: барлык катнашучылар да гимнны бергәләп башкарачак, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии