На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Санкт-Петербургта XXII «Фәизханов укулары» - Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза

Бүген Санкт-Петербургта XXII «Фәизханов укулары» - Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза. Ул «Россиядә исламның тарихи-мәдәни мирасы: өйрәнү һәм таныту» темасына багышланган һәм икенче ел рәттән Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институтында оештырыла. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Теолог һәм көнчыгыш белгече Хөсәин Фәизханов исемен йөртүче фәнни чара быел 3 күренекле татар галименең юбилейларына багышлана. Алар: төрле фәннәр һәм шул исәптән татар теле үсешенә дә биниһая зур өлеш керткән мәгърифәтче, галим-энциклопедист Каюм Насыйриның (1825-1902) тууына 200 ел, дин белгече һәм глобаль мөселман фикерен үстерүгә зур өлеш керткән Муса Бигиевның (1875-1949) тууына 150 ел һәм шулай ук күренекле китап белгече һәм библиограф Әбрар Кәримуллинның (1925-2000) тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең XXII Фәизханов укуларында катнашучыларга сәламләү сүзләрен юллаган.

«Быелгы конференциянең «Россиядә исламның тарихи-мәдәни мирасы: өйрәнү һәм таныту» дигән темасы гадәттәгедән әһәмиятлерәк. Ул безне бай мирасны тирәнтен өйрәнергә генә түгел, ә аны киң катлам аудиториягә аңлы рәвештә җиткерергә дә чакыра. 2025 елда галим һәм мәгърифәтче Габделкаюм Насыйриның, дин белгече һәм фикер иясе Муса Бигиевның, филолог һәм библиограф Әбрар Кәримуллинның истәлегенә хөрмәт күрсәтәбез. Моның белән хәзерге Россия мөселманнарының дини һәм фәнни фикерләве безгә кадәрге чорларда хезмәт иткән фикер ияләренең буыны нигезләгән фундаментта үсә дигән фикерне ирештерергә телибез», - дип басым ясала.

Конференцияне Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм «Мәдинә» нәшрият йорты ярдәмендә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе, Мәскәү ислам институты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институты һәм Санкт-Петербург белән Ленинград өлкәсе мөселманнары диния идарәсе оештыра. Конференциядә әйдәп баручы ислам галимнәре, тарихчылар, теологлар, сәнгать белгечләре, дин әһелләре, шулай ук Россиядә исламның тарихи-мәдәни мирасының төрле аспектларын өйрәнү белән шөгыльләнүче яшь тикшеренүчеләр катнаша.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх