Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында республика халкын «Бөек Җиңүгә 80 ел» рәсми каналына язылырга өндәде. Бу канал – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
«Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәменең 80 еллыгы уңаеннан махсус телеграм-канал оештырылган. Биредә ата-бабаларыбызның фронтта һәм тылда кылган батырлыклары турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар урын алачак!
Танышмыйча калмагыз, каналга кушылыгыз!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.Шулай ук республика җитәкчесе Җиңүнең 80 еллыгына багышланган видеоролик та урнаштырган.
Свежие комментарии