На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Татар кызы» финалының сценаристы Резеда Гобәева: Кызлар телне белә, шуңа иркенләп яздым

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалының сценарий авторы, шагыйрә Резеда Гобәева финалист кызларның татар телен әйбәт белүен ассызыклады. Сценарийны ничек төзүе турында ул матбугат очрашуында сөйләде.

«Кызлар финалда Пензадан чыккан күренекле шәхесебез Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәреннән өзекне күрсәтәчәк.

Быел кызларның телне белүе бигрәк тә сөендерде. Шуңа театр өлешен эшләгәндә мин курыкмыйча сүзләр, озын җөмләләр яздым. Гомумән, сценарийны төзегәндә иркенләп, сөенеп эшләдем. Бу яктан да быелгы бәйге үзенчәлекле булыр дип ышанып калабыз», – дип сөйләде ул.

Ул «Татар кызы»ның матурлык бәйгесе генә түгел, шулай ук сәләт, талант, акыл бәйгесе булуын ңа искәртте.

«Финал шоу форматында әзерләнә, ләкин ул гадәти шоу түгел. Без кызлар белән алдан әзерләнәбез. Алар белән югары дәрәҗәдәге белгечләр шөгыльләнә. Сценарий да кызлар өчен тәрбияви булырга, нәрсәгәдер өйрәтергә, аларны баетырга тиеш. Быел без тарихка да кагылдык. Кызлар Пензаның татар белән бәйле тарихи урыннарын өйрәнде, чыгышлар әзерлиләр. Интеллектуаль этапны шулай үткәрергә булдык», – диде ул.

Гаилә елы уңаеннан да финалист кызларга бирем бирелгән. «Алар гаилә шәҗәрәсен ясадылар һәм гаиләдәге бер кеше турында чыгыш әзерләделәр. Кызлар финалга үзләренең гаилә ядкарен алып киләчәк. Барысы да тырышты, гаиләләре турында бик эчтәлекле чыгышлар әзерләде. Зур эш эшләнгән, нәселләрен тирәнтен өйрәнгәннәр», – диде ул.

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалы 11 сентябрьдә Пенза шәһәрендә узачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх