На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...
  • Наталья Котельникова
    Это что за фигня?Алабуганың үзәк ч...

Римзил Вәлиев: Фатих Кәримгә куелачак һәйкәл халыкны үзенә җәлеп итеп торыр дип уйлыйм

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев Татарстан Милли музеенда фронтовик шагыйрь Фатих Кәримне искә алу кичәсендә чыгыш ясады.

«Якын арада Фатих Кәримгә куелачак һәйкәл дә Казанда Муса Җәлил һәйкәле кебек үзенә җәлеп итеп торыр дип уйлыйм. Андый шәхесләребезне онытмыйча, шигырьләрен дә, тормышларын да һәрвакыт искә алып торырга тиешбез дип уйлыйм», - диде ул.

  • Фатих Кәримгә һәйкәл куяр вакыт җитте – «Ул барлык солдатларга һәйкәл булыр иде»

Римзил Вәлиев Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Фатих Кәрим музее барлыгын искәртте.

«Ул Фатих Кәрим гаиләсе яшәгән йортның урынында төзелгән. 2019 елда музей искерә һәм экспозиция туза башлагач, авылдашлар хат язган иде. Без аны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Татарстан Рәисенә җибәрдек – Васил Шәйхразыев тапшырды. Рөстәм Нургалиевич имза куеп, Фатих Кәрим музеен төзекләндерү өчен акча бүлеп бирелде. Башкортстанда әлеге музей иң яхшы музей дип бәяләделәр. Татарстан Милли музее коллективы барып, экспозиция төзегән иде», - диде ул.

Римзил Вәлиев ел саен Фатих Кәримне искә алу чараларында катнашуын билгеләп үтте. «Миславский урамындагы йорт янында истәлек тактасына чәчәкләр салу чарасында кешеләрне күреп гаҗәпләндем һәм шатландым. Фатих Кәримнең кемлеге һәм нинди батырлыклар кылганы һәрвакыт әйтелә, Ренат Харисның сүзләреннән беләсез», - диде ул.

Татарстан Милли музее белешмәсе:

  • Фатих Кәрим – 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 елдан әдәбият белән шөгыльләнә. 1938 елның 3 гыйнварында кулга алына. 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр.
  • Язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССРның Югары суды Фатих Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. 1941 елның 1 декабрендә, Германия белән канлы сугышлар барган көннәрдә, аны иреккә чыгаралар. 30 декабрьдә Фатих Кәрим фронтка чыгып китә.
  • 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугыш юлын уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Җирләнгән урыны – шундагы Туганнар каберлегендә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх