На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Менделеевск районы башлыгы вазифасын Роберт Искәндәров башкарачак

Менделеевск районы башлыгы вазифасын башкаручы итеп Роберт Искәндәров билгеләнде. Бу хакта район сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

«Эшләү дәверендә Роберт Ринатович үзен максатчан, энергияле һәм җаваплы җитәкче буларак танытты. Катлаулы шартларда ул кешеләр һәм хезмәт коллективлары белән хезмәттәшлек итүдә кыйммәтле тәҗрибә туплады.

Аның идарә итү күнекмәләре социаль-икътисади үсеш бурычларын уңышлы хәл итәргә һәм Менделеевск муниципаль районына нәтиҗәле җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам. Ә ярдәм кирәк булганда – без һәрвакыт янәшәдә, әйтеп җибәрербез һәм ярдәм итәрбез», - дип белдерде Песошин.

Роберт Искәндәровка 34 яшь, ул Менделеевскида туган. Санкт-Петербург Балтыйк Экология, сәясәт һәм хокук институтын тәмамлаган, анда 2013 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча диплом алган. 2018 елда «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча Казан (Идел буе) федераль университетында магистратурада укуын тәмамлый. 2015 елдан шәхси компаниядә юрист, аннары «СтройЭнергоМонтаж» предприятиесе директоры булып эшли.

Фото: ©

Искәндәров муниципаль хезмәттәге карьерасын 2016 елда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе вазифасыннан башлаган иде. Аннары Башкарма комитетның эшләр идарәчесе була. 2017 елдан 2018 елга кадәр ул башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча урынбасары урынын биләгән. 2018 елның маенда Менделеевск районы Советы Аппаратын җитәкли. Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп ул 2022 елның октябрендә билгеләнә.

Төрле елларда коррупциягә каршы сәясәт, мобилизацион әзерлек, командалар эшен оештыру, шулай ук социаль-икътисади үсеш темалары буенча квалификациясен күтәргән.

1нче класслы муниципаль киңәшче дәрәҗәсенә ия. Роберт Искәндәров өйләнгән, ике бала тәрбияли.

 

Ссылка на первоисточник
наверх