На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...
  • Борис Сторублевцев
    а перевод будет???Илгиз Халиков Тел...

Балалы студентлар хезмәткә түләүнең минималь күләме дәрәҗәсендә стипендия алырга мөмкин

Мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган югары уку йорты студентларына хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) дәрәҗәсендә яңа стипендия түләргә тәкъдим иттеләр. Ул кабул ителгән очракта, түләү «Гаилә» илкүләм проектына кертеләчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Фән һәм югары белем министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Проектның инициаторы – Фән һәм югары белем министрлыгы, тиешле хат Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына җибәрелгән инде.

«Россия Фән һәм югары белем министрлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына баласы (балалары) булган укучы аналарга (аталарга) мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен хезмәткә түләүнең минималь күләме дәрәҗәсендә айлык социаль стипендияне «Гаилә» илкүләм проектына кертү турында тәкъдим юллады», - диелә хәбәрдә.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта Россиянең 452 югары уку йорты белем алган вакытта баласы туган студентларга матди ярдәм күрсәтә. 347 белем бирү оешмасында аналар һәм ялгыз аталарга матди ярдәм бирелә.

Басмада искәртүләренчә, хәзерге вакытта Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме 19 242 сумга җитә, яңа елдан ул хезмәт базарында медиан хезмәт хакы нигезендә исәпләнәчәк. Ягъни аның күләме 2024 елдагыдан 15 процентка артыграк булачак.

Яңа илкүләм проект Россиядә агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла. РФ Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх