На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

«Апуш» театраль студиясе шәкертләре «Сарымсак» премьерасын тәкъдим итә

«Апуш» балалар татар театр студиясе 29 апрельдә чираттагы премьерасын тәкъдим итә. Тамаша Г.Камал исемендәге яңа театрның көнчыгыш залында узачак. Сәхнәгә 23 яшь артист чыгачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Сарымсак» пьесасы Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге театр актеры Илфак Хафизов һәм режиссер Резеда Гарипова тарафыннан язылган. «Җирдә без барыбыз да кечкенә сарымсаклар» шигаре астында узачак спектакль тамашачылары үсеп җитү чорында төрле тормыш сынаулары белән очрашкан яшүсмерләрнең тарихлары турында беләчәк.

Спектакльне мәдәният сараенда шөгыльләнүче төркемнең актерлык осталыгы педагогы Резеда Гарипова режиссерлык итте. Берничә ай дәвамында балаларны ТРның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры Ирек Кашапов сәхнә теленә өйрәтте.

Спектакльдә музыкаль композицияләр яңгыраячак. Студия шәкертләре белән вокал буенча Г.Тукай исемендәге филармония солисты Гөлнара Байназарова шөгыльләнгән. Хореографияне сәхнә хәрәкәте педагоглары Миләүшә Гыйльметдинова һәм Екатерина Губанова куйган.

«Апуш» балалар татар театр студиясе Казан мэры патронажы астында 2022 елның мартында ачылды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Апуш» студиясе «Театраль Идел буе» фестиваленең VI сезонында берьюлы өч номинациядә җиңүче булды. «Авыл эте Акбай» спектакле «Иң яхшы ир-ат роле өчен», «Иң яхшы балалар спектакле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» бүләкләрен алды.

Ссылка на первоисточник
наверх