На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Миңнеханов һәм Фәйзуллин төзелеш өлкәсендә яңа илкүләм проект турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы җитәкчесе Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Ил Президенты карары белән мин «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясен җитәклим.

Владимир Владимировичның (Путин) тормыш сыйфатын яхшырту турындагы йөкләмәсен ничек гамәлгә ашырачагыбыз турында фикер алыштык», - дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Алар яңа илкүләм проектны гамәлгә ашыру турында сөйләште. Ул шәһәрләрдә һәм кече торак пунктларда тормыш сыйфатын яхшыртуга, кирәкле инфраструктура төзүгә юнәлдерелгән.

Яңа илкүләм проект Россиядә торак фондын яңартуга, шулай ук торакны җан башына уртача 33 «квадрат»ка җиткерүне максат итеп куя. Мондый күрсәткечләргә 2030 елга ирешү планлаштырыла.

 

Ссылка на первоисточник
наверх