На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Россиядә кар барслары популяциясен 150 башка кадәр арттырырга ниятлиләр

Россиядә 2030-2035 елларда кар барслары популяциясен 150 башка кадәр арттырырга ниятлиләр. РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Махсус саклана торган табигый территорияләрне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Ирина Маканова Казанда узучы «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау.

Көчләрне берләштерү» дип аталган конференциядә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә 90га якын кар барсы исәпләнә – бу дөньяда әлеге төрнең якынча 2 проценты дигән сүз.

Шул рәвешле, якындагы ун елда Россиядә бу ерткычларның популяциясен ике тапкырга диярлек арттырырга ниятлиләр. Әмма бу максатка ирешү өчен башка илләрдән кар барслары алып кайтырга, шулай ук махсус мәйданчыклар һәм репродукция үзәкләре булдырырга кирәк.

Ссылка на первоисточник
наверх