На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Миңнеханов Татарстан хатын-кызларын 8 Март белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

«8 Март – һәркем яраткан бәйрәм. Ул елмаюлар һәм шатлыклы мизгелләргә тулы. Безнең илдә хатын-кыз һәрвакыт игелек һәм матурлыкның гәүдәләнеше булган – традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләрен саклаучы булып торган.

Сез үсеп килүче буынны тәрбияләүдә төп роль уйныйсыз, җәмгыятебезнең киләчәгенә нигез саласыз», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Хатын-кызлар дәүләт белән идарә итүдә катнаша, иң җаваплы участокларда эшли, республикабыз һәм зур илебез үсешенә зур өлеш кертә, дип искәртте ул.

«Сез талант һәм һөнәри сыйфатларыгызны әни булу шатлыгы һәм өйдә җылы мохит тудыру турында кайгырту белән берләштерәсез, бу дөньяны якты һәм гармонияле итәсез, безне җиңүләргә илһамландырасыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Әлеге бәйрәм көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны булган, махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хатын-кызлар, шулай ук Туган илне яклаучы хәрбиләрнең әниләре, хатыннары һәм тол хатыннары, сеңелләре һәм кызлары аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Сез гаҗәеп көчле һәм шул ук вакытта искиткеч назлы. Сезнең ныклыгыгыз һәм рухи көчегез барлык ир-атларда тирән хөрмәт уята», - дип өстәде ул.

«Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезнең һәрберегез – илһам тулы бер тарих! Сез үзегездә әни булу, мәхәббәт һәм матурлык идеалларын гәүдәләндерәсез. Сез йөрәк җылыгыз белән якыннарыгызны җылытасыз, гаилә учагын саклыйсыз, мәдәниятебез һәм туган телебезне, традицияләребезне киләсе буыннарга тапшырасыз – бу сезнең бөек миссиягез», - диде Татарстан Рәисе.

«Шушы матур көндә сезгә сәламәтлек, иминлек һәм яңа уңышлар теләргә рөхсәт итегез. Бәйрәм белән! Бәхетле булыгыз!» - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх