На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстан осталары Владимир Сабан туенда халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен тәкъдим итте

Владимир шәһәрендә татар халкының борынгы, күркәм халык бәйрәме – Сабан туе оештырылды, дип хәбәр итә «Татарстанның мәдәни ресурс үзәге» матбугат хезмәте.

«Бәйрәмдә Әтнә район мәдәният йорты үзешчәннәре Сабантуй күренешләрен һәм бәйрәм концертын күрсәтте. Казанның халык һөнәрчелеге осталары үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте.

Шулай ук алар бәйрәмгә җыелган кунаклар өчен осталык дәресләре үткәрде», – диелә хәбәрдә.

Бәйрәмне ачу тантанасында «Татарстанның мәдәни ресурс үзәге» хезмәткәре Миләүшә Насыйбуллина Владимир шәһәре Сабан туена җыелучыларны Татарстан вәкилләре исеменнән милли бәйрәмебез белән котлады һәм әлеге төбәктә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калу өчен рәхмәтен белдерде.

Ссылка на первоисточник
наверх