На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Чаллыда 35 яшьлек ир-атның баш миенә кадәр агач ботагы кадалган

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе офтальмологлары 35 яшьлек ир-атның күзен саклап калуга иреште. Урманда аның күзенә черегенән ботак кисәге кадала һәм 8 миллиметр кала баш миенә кадәр кадала. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Фаҗига Сосновый Бор посёлогы янындагы урманда була. Ир-ат дуслары белән балыкка килгән була.

«Бу көнне чиртмәде, шуңа күрә урманда йөреп алырга булдык. Яңгыр явып үткән, аяк тая иде. Бер урында таеп китеп, агач кәүсәсенә абынып йөзтүбән капландым. Корыган ботак туп-туры күземә кадалды. Күзнең авыртуына чыдарлык түгел иде», – дип искә ала ул көнне зыян күргән шәһәрле.

Корыган ботак уң як күзенә кадала һәм сына. Руль артына ул утыра алмый, шәһәргә дуслары алып кайта. Аннан хатыны белән хастаханәгә ашыгалар. Килү белән табиблар тикшерү уздыра. Күз алмасы урыныннан күчкән, күрү сәләте 0 процент дигән диагноз куялар. Томографиядә дә күз нервлары зарарлануы ачыклана. Моннан тыш, 7 мм озынлыктагы ботак баш сөяге нигезендә кысылып калган була.

Офтальмолог Булат Шәйдуллин авыр очрак булганын аңлый – күз алмасы каш дугасы өстенә таба күчкән була. Ир-атны тизрәк операциягә әзерлиләр. Микроскоп белән ботакны, 20дән артык агач кабыгы, чүпләрне чыгаралар, күз алмасын урынына утырталар.

«Операция 1 сәгатьтән артык дәвам итте. Пациентның күзен һәм өлешчә күрү сәләтен саклап калу өчен кулыбыздан килгәнне барысын да эшләдек. Теләгебезгә ирештек. Мондый травма белән башкача булыр дип уйлаган идек. Берничә көннән операция җөйләрен салдырачакбыз. Соңыннан ул дәвалануны өендә дәвам итәчәк», – ди офтальмолог Булат Шәйдуллин.

Катлаулы операция кичергән балыкчы егет табибларга рәхмәтләрен белдерә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх