Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хакимиятнең вәкиллекле органнары депутатларын Россия парламентаризмы көне белән котлады.
«Кадерле татарстанлылар, хөрмәтле коллегалар – барлык дәрәҗәдәге депутатлар! Ел саен 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.
Вәкиллекле халык хакимиятенең заманча моделен булдыру 1993 елда башлана. Нәкъ менә шул вакытта Россиядә беренче демократик Конституция нигезендә Дәүләт Думасы һәм Федерация Советыннан торучы ике палаталы Федераль Собрание төзелә. Бу чорда парламент эшчәнлеге яңа сәяси-хокукый система, дәүләт корылышы төзүгә, сыйфаты ягыннан бөтенләй башка булган базар мөнәсәбәтләре таләпләренә җавап бирердәй законнар эшләүгә юнәлдерелде.
Шул ук елларда региональ парламентаризм да көчле үсеш ала. Россия Федерациясе субъектларының күп кенә закон чыгару органнары утыз еллык эшчәнлек чиген узды. Агымдагы елның мартында Татарстан җәмәгатьчелеге шулай ук республика Югары Советының хокукый дәвамчысы булган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы төзелүнең утыз еллыгын билгеләп үтте.
Утыз ел дәвамында Татарстан парламенты олы юл узды. Федераль үзәк белән тыгыз хезмәттәшлектә, нәтиҗәле сөйләшү һәм килешү ярдәмендә законнар базасы булдырылды, республиканың тотрыклы социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеше, милләтара тынычлыкны һәм динара татулыкны ныгыту өчен ныклы нигез салынды. Болар барысы да Татарстан өчен генә хас булган модельне булдыруга ярдәм итте, ул безгә илнең алдынгы һәм динамик үсештәге терәк регионнарының берсе булырга мөмкинлек бирде.
Югары һөнәри осталык, ачыклык, карарлар кабул итүдә җаваплылык, сайлаучылар, граждан җәмгыяте институтлары, бөтен хакимият тармаклары һәм органнары белән турыдан-туры эшләү һәрвакытта да Татарстан Дәүләт Советы депутатлар корпусының асыл сыйфатлары булып тора. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе белән конструктив эш дәвам итә, Россия Закон чыгаручылар советы эшчәнлеге кысаларында, төбәкләр дәүләт хакимияте закон чыгару органнарының округлар ассоциацияләре мәйданчыкларында хезмәттәш парламентарийлар белән аралашу даирәсе киңәя. Алдынгы тәҗрибәгә, нык парламентара багланышлар төзүгә аерым игътибар бирелә. Ышанам ки, бүген күпмилләтле Россиянең, аның төбәкләре һәм халкының мәнфәгатьләрен алга җибәрүгә һәм яклауга юнәлдерелгән ил парламентаризмы, замана сынауларына тиз арада һәм нәтиҗәле җавап биреп, алга таба да эзлекле һәм динамик үсешен дәвам итәчәк.
Бу бәйрәм көнендә татарстанлыларга илебез һәм республикабыз тормышында актив катнашуны, ә барлык дәрәҗәдәге депутатларга сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешүне телим. Тынычлык, игелек, иминлек, сәламәтлек һәм күңел көрлеге сезгә!», – диде Мөхәммәтшин.
Свежие комментарии