На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Теләчедә штрафсыз машина йөртүчеләрне бүләкләгәннәр

Теләчедә штрафсыз йөртүчеләр арасында бәйге игълан итеп, җиңүчеләрне бүләкләгәннәр. 2024 ел башыннан «Теләче информ» мәгълүмат үзәге юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге белән берлектә, юлларда юл һәлакәтләрен киметү максатыннан, машина йөртүчеләр арасында бәйге игълан иткән булган.

Бу хакта «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Зөлфия Ибраһимова хәбәр итә.

«Теләче районында машина йөртүчеләр аз түгел, тик менә катнашырга теләүчеләр күп булмады. Аларның да ел ахырына бишкә генә калуы бераз уйланырга мәҗбүр итә. Юлларда юл кагыйдәләрен истә тотып йөрсәк кенә без тәртипне саклап тора алабыз. Бәйгенең максаты да шул иде бит», – дип сөйләгән Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова.

Зөлфия Ибраһимова әйтүенчә, бәйгедә катнашу өчен машина хуҗасының ел дәвамында юл һәлакәтләренә юлыкмыйча, юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрүе таләп ителгән.

Бәйгедә катнашучыларны «Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова һәм полиция капитаны Илнур Кәримуллин тәбрикләгән. Бәйгегә 13 кеше гариза биргән булган, ел ахырына штрафсыз йөрүчеләр бишкә генә калган.

«Юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча матур гына йөрсәк иде. Юлларда сак йөрегез, хәвеф-хәтәрләр булмасын. Яңа таныклык алган яшүсмерләрнең үзләрен саклап, башка машина йөртүчеләрне дә хөрмәт итеп йөрүләрен теләп калам», - дип сөйләгән Илнур Кәримуллин.

«Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин юлда йөргәндә һәрвакыт яктылык кайтару элементлары булырга тиешлеген искәрткән. «Машина йөртүчеләргә хәерле юллар, сәламәтлек, юлда игътибарлы булуларын, әлеге бәйгенең озын гомерле булуын, катнашучыларның күп булуын телим», – дигән ул.

Җиңүчеләр исемлеге: Гөлгенә Сафина (Баландыш), Айгөл Сафина (Баландыш), Ландыш Шәяхмәтова (Лесной), Наилә Бәдриева (Иске Җөри), Эльмира Котдусова (Теләче).

 

Ссылка на первоисточник
наверх