На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казан бер ай эчендә яңа йортлардагы фатирларга бәя арткан Россиянең 11 шәһәре арасында

Казан соңгы айда яңа йортлардагы фатирларга уртача бәяләр арткан Россиянең 11 иң зур шәһәре арасында бишенче урынны алды. Әйтик, экспертлар исәпләп чыгарганча, Казанда бер квадрат метрның уртача бәясе 1,4 процентка күтәрелгән, дип яза «Известия» газетасы.

Россиянең халкы миллионнан арткан шәһәрләре арасында Самара дәүләт ярдәмендәге ипотека гамәлдә булган соңгы айда һәм гаилә ипотекасы буенча иске шартларда беренчел базарда бер квадрат метрның уртача бәясе үсеше буенча әлеге исемлектә беренче урынны алган.

Анда бер квадрат метр бәясе 3,1 процентка арткан. Беренче өчлеккә шулай ук Красноярск (+2,8 процент) һәм Омск (+2,3 процент) шәһәрләре кергән. Яңа йортларга бәяләр үсеше буенча Түбән Новгород та (+1,5 процент) ТР башкаласын узып киткән.

Рейтингның 6-11 урыннарында Новосибирск (+1,3 процент), Воронеж (+1 процент), Санкт-Петербург (+0,9 процент), Пермь (+0,7 процент), Чиләбе (+0,4 процент) һәм Екатеринбург (+0,3 процент) урнашкан. Әлеге чорда Волгоград һәм Уфада гына бәяләр үзгәрмәгән. Ә Крснодарда (-0,6 процент), шулай ук Ростов-Донда һәм Мәскәүдә (-0,1 процент) бәяләр кимегән.

Россия буенча уртача алганда беренчел базарда торакның бер квадрат метры 132 350 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

«Этажи» федераль агентлыгының әйдәп баручы аналитигы Александр Иванов сүзләренчә, хәзерге вакытта халкы бер миллионнан арткан шәһәрләр арасында бер квадрат метрның уртача бәясе буенча иң үтемле яңа йортлар Волгоградта (101 505 сум), Чиләбедә (11 874 сум) һәм Воронежда (119 875 сум) теркәлгән.

Эксперт фаразлавынча, алдагы ярты елда беренчел торакка бәяләр сизелерлек үзгәрмәячәк. Алар агымдагы дәрәҗәдә калырга мөмкин.

Ул бәяләр үсешен сатып алу сәләте дәрәҗәсе чикләвен әйтте, әмма шуның белән бергә инфляция һәм төзелешнең үзкыйммәте арту аркасында бәяләр төшми.

Ссылка на первоисточник
наверх