На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Бөгелмәдә ике китапханә ачылды

Бөгелмәдә Халыклар дуслыгы китапханәсе һәм гаилә китапханәләре ачылды. Аларны «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында модернизацияләделәр. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза.

Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә китап фонды 6 000 нөсхәдән артык китапка тулыланган.

Уңайлы мохитне үстерү өчен китапханәләрдә күрү сәләте начар булган инвалидлар өчен универсаль эш урыннары булдырылган. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен биредә барлык соңгы тенденцияләрне исәпкә алып рәсмиләштерелгән яңа функциональ зоналар барлыкка килгән. Балалар да, өлкәннәр дә монда уку һәм иҗат, ял һәм дәресләр өчен кирәкле бөтен нәрсәне таба ала. Оешмаларда заманча интерактив җиһазлар, яңа компьютер, мультимедия, тавыш һәм күчерү техникасы барлыкка килгән.

Ачылышта район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Масалимов, район Советы аппараты җитәкчесе Светлана Лаптева, ТР Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев һәм башкалар бар иде.

Бөгелмә муниципаль районының китапханә системасы директоры Наилә Шәрәпова китапханәләрне үзгәртеп коруга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде һәм бу вакыйга тагын да күбрәк укучыларны төрле яшьтәге бөгелмәлеләрне җәлеп итү үзәге итәчәк, дип билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх