На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казанның Совет суды Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең баш табибын кулга алды

Казанның Совет судында Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиевны кулга алдылар. Ул вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә. Суд аңа 2 айга өй арестына җибәрү рәвешендә чик кую чарасын сайлады.

Тикшерү версиясе нигезендә, Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең баш табибы 9 миллион сумга якын суммага медицина җиһазы китертү турында дәүләт контрактлары белән махинацияләрдә тотылган.

Тикшерүче җинаять схемасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының билгесез затлары катнашкан булырга мөмкин, дип игътибар итте.

Вәлиев гаебен өлешчә таныды.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә вазифаи вәкаләтләрне арттыру турындагы эш буенча кулга алу процедуралары узды. Түбән Кама үзәк район хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиев һәм аффилирланган оешманың милектәш хуҗасы тоткарланды. Агентлык мәгълүматлары нигезендә, дүшәмбе аларны Казанга алып киткәннәр.

Моннан тыш, «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, тикшерүнең ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш төп белгечләренең берсенә карата сораулары туган. Тикшерү бара.

Ссылка на первоисточник
наверх