На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казан Кремлендә озак еллар бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы була

Татарстан башкаласында 30 ел бергә гаилә корып яшәүчеләрне бүләкләячәкләр. Тантаналы чара 2 августта Казан Кремлендә узачак. Гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы 16.00 сәгатьтә Туп ишегалды музее территориясендә башлана, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Бүләкләрне 1994 елда никахлашкан алты пар алачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең ЗАГС идарәсендә.

Гаиләләргә «Казан Кремле» тыюлыгы музееннан һәм тантана партнерларыннан истәлекле бүләкләр тапшырачаклар. Бәйрәм кичәсе татар мәдәниятенең музыкаль мирасын торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән MINGAZOV татар кавер-төркеме чыгышы белән тәмамланачак. Музыкаль төркем төрле буыннарны берләштерүче репертуар тәкъдим итәчәк», – диелә хәбәрдә.

  • 2024 ел Россиядә РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча Гаилә елы дип игълан ителде. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.
Ссылка на первоисточник
наверх