На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Валентина Матвиенко: Татарстан Россия потенциалын ныгытуга лаеклы өлеш кертә

Россия Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны һәм төбәктә яшәүчеләрне Татарстан Республикасы көне белән котлады.

«Төбәк безнең дәүләтнең индустриаль һәм фәнни-мәгариф потенциалын ныгытуга, гражданнар тынычлыгын һәм татулыгын саклауга лаеклы өлеш кертә, төп гомумилкүләм бурычларны хәл итүдә актив катнаша», — диде сәясәтче.

«Татарстанның бай тарихи-мәдәни мирасы республика башкаласы — меңьеллык Казанның гармонияле йөзендә ачык чагыла, Чаллы, Яшел Үзән, Зәй һәм башка шәһәрләрнең уникаль музей коллекцияләрендә тәкъдим ителгән, аларның елъязмалары гасырларга сузыла», — дип өстәде Матвиенко.

«Бүген Россия Федерациясе субъекты динамик рәвештә үсә. Зур инфраструктура һәм перспективалы инвестицион проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла, сәнәгатьнең инновацион югары технологияле тармаклары исемлеге киңәйтелә», - дип билгеп үтте ул.

«Республика гадәттәгечә үз территориясендә киң күләмле спорт ярышлары, форумнар, конгресслар һәм фестивальләр үткәрә. 2024 елда биредә XVI БРИКС саммиты уза, ул илебезнең төп чит ил партнерлары белән үзара файдалы хезмәттәшлеген тирәнәйтү максатыннан үткәрелә. Икътисады күбесенчә экспортка юнәлтелгән Татарстан өчен бу чара яңа базарларга чыгу, төбәкара багланышларны көчәйтү өчен менә дигән мөмкинлек булачак», — дип ышана Федерация Советы спикеры.

«Республика халкы киләчәктә дә аның чәчәк атуына һәрьяклап ярдәм итәр дип ышанам. Иминлек һәм билгеләнгән максатларга ирешергә телим», - дип йомгаклады Валентина Матвиенко.

 

Ссылка на первоисточник
наверх