На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Казанга «Китап поезды» киләчәк

17 март көнне Казан-1 тимер юл вокзалына Санкт-Петербургтан «Китап поезды» киләчәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Аның пассажирлары танылган нәширләр һәм җәмәгать эшлеклеләре булачак — Олег Рой, Илья Бояшов, Катя Матюшкина, Анна һәм Сергей Литвиновлар дуэты, Люцида Аквила, Сергей Переслагин.

Поезд Казанга 5.

45 сәгатьтә килеп җитә. Акциягә старт 13 мартта Санкт-Петербургта биреләчәк. Дүрт вагоннан торган поезд шулай ук Минск, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск һәм Волгоградка киләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәтендә.

Һәр шәһәрдә «Китап поезды 2025» акциясенең фестиваль программасы кысаларында язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, Россия нәшриятлары, китапханә бергәлеге һәм мәдәният өлкәсендә дәүләт оешмалары вәкилләре белән әңгәмәләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак.

Казанда 10 мәйданчыкта 30га якын чара була.

«Китап поезды 2025» — Россия китап берлеге һәм «Россия тимер юллары» ААҖ ярдәмендә «Россиянең китап маяклары» фестиваль хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган уникаль Федераль коммуникация проекты. Акция икенче мәртәбә уза һәм быел ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Икенче китап поездының маршруты – халыкара, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх