4 октябрьдә 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Әлмәттә Экология һәм төзекләндерү департаменты икенчел чимал кабул итү буенча «Агачны бергә коткарабыз» акциясе үткәрәчәк. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Аның кысаларында халык макулатура, ПЭТ, пластик капкачлар яки батареяларны алмагач яки карлыган үсентеләренә алмаштыра алачак.
• 10 килограммга кадәр макулатура тапшырган өчен карлыган үсентесе бирәләр;
• 10 килограммнан артык макулатура өчен алма үсентесе алырга мөмкин.
Әлмәтлеләрне 4 октябрьдә Әминов ур., 9А чакыралар.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии