На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Миңнеханов судларны махсус операциядә катнашучы хокукын яклауга игътибар бирергә чакырды

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары хокукларына кагылышлы суд эшләренә аерым игътибар биреләчәк. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча ТР судьялары киңәшмәсендә шулай дип белдерде. «Татар-информ» шул хакта яза.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклау мәсьәләсенә тукталасым килә.

Аларга билгеләнгән ярдәм чараларын үз вакытында күрсәтү - безнең эштәге өстенлек. Аңа барлык хакимият органнары җәлеп ителергә тиеш, монда формаль якын килүгә юл куярга ярамый. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары хокукларына кагылышлы суд эшләренә аерым игътибар бирергә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Бу мәсьәлә 2025 елда Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә аеруча мөһим, дип искәртте республика Рәисе.

 

Ссылка на первоисточник
наверх