На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Фәнзилә Җәүһәрова: «Карга боткасы» – җиргә яңа орлык салыр алдыннан үткәрелә торган йола

Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова татар халкында «Карга боткасы» бәйрәмен үткәрү тарихы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бәйрәм Татарстан җирлегендә яши торган татар халкы, шул исәптән кайбер төркиләр тарафыннан да үткәрелгән.

«Карга боткасы» – борынгы йолаларыбызның берсе, татарларда ул чәчүлек белән бәйле.

Ул – җиргә яңа орлык салыр алдыннан үткәрелә торган йола. Казан татарлары язны каргалар алып килә дип исәпләгән, шуңа күрә без каргаларны зурлыйбыз. Бәйрәм асылында орлык культы – аграр культ ята», – дип аңлатты ул.

Традиция буенча, бәйрәм көнне балалар өйдән-өйгә йөреп, ярма җыйганнар.

«Кемнең нинди ярмасы бар, шуның белән уртаклаша. Ярма бирдем дә пешердем түгел, биргән вакытта һәрбер кеше теләк теләп бирә. Мин әбиләрнең бәйрәмдә нинди теләкләр теләгәнен укыдым. Шундый матур теләкләр, бәйрәм кояш циклына бәйле, шуңа күпләр кояш вакытында җылытсын, артык кызу да, салкын да булмасын, дөрес җилләр килсен, ул җилләр халыкка хәтәрсез яңгырлар алып килсеннәр. Орлыклар яхшы җиргә төшсеннәр, тишелеп чыксыннар, аннары игеннәрне җыеп алырга мөмкинлек булсын, гаиләбезгә, авылыбызга насыйп ризык булсын, дип теләгәннәр. «Карга боткасы»ның – «Зәр-зәр-зәрәгә, берсе көнгә сөрәнгә» дигән әйтеме дә сакланып калган. Өйдән-өйгә йөрүче балалар шушы әйтемне кабатлаган», – дип сөйләде ул.

  • 19 апрель көнне Казанның «Туган Авылым» ял итү комплексында «Карга боткасы» бәйрәме узды. Бәйрәм «Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Туган авылым» комплексы ярдәме белән үткәрелде. Килгән кунаклар «Карга боткасы» йоласының тарихы, үзенчәлекләре белән танышты.
    Бәйрәмдә концерт, милли уеннар, ярминкә оештырылган иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх