
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы катнашучысы, Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, армия генералы Мәхмүт Гәрәевның бюстын ачты. Бюстны скульптор Фәнил Вәлиуллин бронзадан ясаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров яза.
«Ул Урал җирендә туган, әмма йөрәге белән һәрвакыт татар тамырларына тугры булып калган.
Ул чыгышы белән Татарстаннан булуы турында горурланып сөйләгән һәм, әлбәттә, безнең республикага еш килә торган булган. Генерал Гәрәевның тормышы – Туган илгә фидакарь хезмәт итүнең үрнәге. Ул хәрби хезмәткә 50 елдан артык гомерен багышлаган. Дүрт сугыш аша узган. Илебезнең әйдәп баручы хәрби теоретикларының берсе булган. Мәхмүт Гәрәевның хәрби стратегия һәм хәрби тарих буенча фәнни хезмәтләре Россиянең генә түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең интеллектуаль мирасының бер өлеше булып тора», – диде Рөстәм Миңнеханов.Бүгенге көндә яшьләрнең Туган илне яклаган, батырларча хәрби бурычын үтәгән кешеләр турында, геройларыбыз турында белүе аеруча мөһим, дип билгеләп үтте ул.
«Безнең бурыч – киләсе буыннарга бәхет, абруй һәм Ватанга тугры хезмәт итү идеалларын тапшыру. Бюстны урнаштыру урыны итеп лицей янындагы мәйданчык очраклы рәвештә сайланмады. Генерал Гәрәев армиянең көче – аның традицияләрендә, ә традицияләр — геройлар турындагы истәлектә, дип әйтә торган булган. Бүген без аның васыятен үтибез – Туган илне яклаучыларны искә алабыз», - дип өстәде ул.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәев һәм Туган илнең иминлеге сагында торучы барлык геройлар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан итте.
Шуннан соң сүзне РФ Хәрби фәннәр академиясе вице-президенты, генерал-полковник Валерий Барановка тапшырдылар.«Без бүген бу урында бөек кешегә һәйкәл ачу өчен җыелдык. Хәрби фән күзлегеннән дә, полководец буларак та бөек кешегә. Ул армия генералы вазифасына кадәр данлы юл үткән. Туган иле ышанып тапшырган һәр вазифада үзенең бурычларын намус белән үтәгән. Ул — бөек кеше, хәрби эшне искиткеч яхшы белгән һәм безне, кече иптәшләрен өйрәткән тарихчы иде», – диде ул.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии