На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстан мөфтие: Махсус хәрби операциядәге солдатларның догалары безнекеннән ихласрак

Татарстан Республикасының мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Бөек Ватан сугышы елларыннан соң ислам диненең яңарыш кичерүе һәм бүгенге көндә дә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның догасы күпкә ихласрак булуын әйтте.

«1945-1947 елларда Советлар Союзында ислам дине үзенә күрә бер яңарыш кичерә, бер Татарстанда гына 16 мөселман берләшмәсе теркәлә.

Рәсми булмаган бик күп мәхәлләләр дә барлыкка килә. 1945 елда республикада беренче тапкыр зурлап Корбан гаете үткәрелә: 15 ноябрьдә Казанда 6 урында гает намазы оештырыла, гәрчә бер генә мәчет эшләсә дә. Шул 6 урында 25 мең мөселман җыелган, яртысыннан күбрәге яшьләр булган», – диде ул.

Ул бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның кылган догалары да гади халыкныкына караганда күпкә ихласрак булуын искәртте.

«Моңа гаҗәпләнәсе юк: окопларда атеистлар булмый. Бүген махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлар да шулай: алар атыш вакытында догаларын соңгы тапкыр укыган кебек укый. Без мөселман сугышчылары белән күрешеп-аралашып торабыз, алар янына алгы сызыкларга йөрибез, гуманитар йөкләр тапшырабыз. Үз күзләребез белән күргәнне әйтәм: аларның догалары сезнең белән безнекеннән күпкә ихласрак», – ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

  • «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 16-18 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда уза. Форум эшендә Россиянең 74 төбәгеннән 1049 мөфтиләр һәм имамнар катнаша. Җыен эше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы исеме астында уза.

 

Ссылка на первоисточник
наверх