На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Кукмара районы прокуратурасында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗади эшләр конкурсы була

Ватанпәрвәрлек хисләре, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга хөрмәт тәрбияләү максатында, Кукмара районы прокуратурасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗади эшләр конкурсы уза. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова хәбәр итә.

«Күргәзмәдә прокуратура хезмәткәрләренең балалары һәм район укучылары катнаша.

Ул яшь буында патриотлык хисе һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән», – дип сөйләде Кукмара районы прокуроры ярдәмчесе Камилә Фатыйхова.

Балаларның эшләрен Татарстан прокуратурасына җибәрәчәкләр, анда нәтиҗә ясалачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх