На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Татарстан хаҗилары туган җирләренә әйләнеп кайта башлады

Кичә, 23 июньдә, «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы ярдәмендә хаҗ кылган Татарстан хаҗилары Казанга кайта башлады. Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропортта аларны хаҗ операторы вәкилләре, якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды.

Беренче булып туган җиргә Тимур хәзрәт Матвеев җитәкчелегендә 15 хаҗи кайтты.

Аннары кич белән 168 хаҗидан торган тагын 4 төркем кайтты. Аларны танылган имамнар – Марат хәзрәт Мәрданшин, Илмир хәзрәт Хәсәнов, Сәлимҗан хәзрәт Домнин, Сәлим хәзрәт Гайнуллин җитәкләде. Хаҗиләр Казанга Җиддәдән (Согуд Гарәбстаны) туры рейс белән очты. Хаҗиларның кайтуы дәвам итә.

Хаҗиларның иң соңгы төркеме Казанга Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин һәм Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җитәкчелегендә 1 июльдә кайтып җитәчәк.

2024 елда «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы аша Татарстаннан 1800 кеше изге урыннарга китте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы башкарды һәм үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ вакытында аларны шәригать хокукын һәм гарәп телен белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озатып йөрде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх