Бүген Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый ярдәм штабы вәкилләре белән беренче очрашуы булды. Ул «Бердәм Россия» партиясе Татарстан бүлегенең 38нче конференциясе алдыннан «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды.
«Сезнең һәркайсыгыз үз эшчәнлек юнәлешенә – икътисадка, мәгарифкә, спортка, мәдәнияткә өлеш кертә.
Һәрберегезнең бик зур тормыш тәҗрибәсе бар. Моннан алдагы елларда башкарылган барлык эшләр - безнең уртак эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе. Ә мин сезнең җыелма образыгыз кебек», - дип белдерде ТР Рәисе.Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, очрашуга җыелганнарның барысы да - үз республикасының патриотлары.
«Әлбәттә, без барыбыз да Татарстанда уңайлы шартларда яшәргә һәм аның үсеше дәвам итүен телибез. Әгәр сезнең тарафтан ышаныч бар икән, алга таба да бергә хәрәкәт итәчәкбез», – диде ул штаб вәкилләренә.
Соңыннан Татарстан Рәисе очрашуда катнашучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Штабка җәмәгатьчелек фикере лидерлары, профессионаллар, югары социаль капиталга ия кешеләр керә, алар татарстанлылар арасында Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплавын искәртә. Алга таба штаб вәкилләре сайлау алды чараларында катнашачак, муниципаль районнарга һәм шәһәр округларына чыгачак. Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзаларының төп бурычы -турыдан-туры агитация алып бару.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии