На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Казанда «Безнең ишегалды рецептлары» конкурсы башланды

Казанда «Безнең ишегалды рецептлары» конкурсы старт алды. Аның ярдәмендә казанлылар үзләренең иң яхшы рецептлары белән уртаклаша, гаилә гадәтләрен саклап кала һәм башкаларны рухландыра алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Сентябрьдә ишегалларында бәйрәм чаралары узачак. Кунакларны конкурс презентациясе, Татарстан тарихы һәм ризыклары турында бәйге, балалар мәйданчыгы һәм фотосурәткә төшерү зоналары көтә.

Бу гаилә белән вакыт үткәрү һәм татар ашлары турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек.

Совет районы ишегалларында түбәндәге адреслар буенча узачак: Кирпичников урамындагы 8, 10, 12 нче йортлар; Журналистлар урамындагы 3, 5, 7 нче биналар.

18 сентябрьдә бәйрәм Р.Зорге урамындагы 81, 83, 85, 87 нче йортлар ишегалдында булачак. 19 сентябрьдә шәһәр халкын Ягодинская урамындагы 35 һәм 37 нче йортлар адресы буенча көтәчәкләр. 22 сентябрьдә конкурс Меридианная урамындагы 20, 22, 24 нче йортлар ишегалдында узачак.

Барлык очрашулар 17:00 дә башлана. Гаилә рецепты белән 3 октябрьгә кадәр telegram-ботта уртаклашырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Совет районы администрациясендә.

Ссылка на первоисточник
наверх