На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Чаллы дәүләт педагогика университетында студентлар Сабан туен бәйрәм иттеләр

Чаллы дәүләт педагогика университеты базасында дүртенче тапкыр студентлар Сабан туе узды. Уку йортында бу бәйрәмне традицион рәвештә университетның туган көне белән бергә билгеләп үтәләр. Бу хакта Чаллы шәһәренең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.

Бәйрәм «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» XIII халыкара ачык педагогик форумы кысаларында узды.

Чара бөтен Россиядән һәм башка илләрдән бәйрәмнең төп призлары өчен көрәшергә теләүче дистәләгән кешене җыйды, диелә хәбәрдә.

Катнашучылар кашыкка йомырка салып, капчык киеп, көянтә күтәреп йөгерүдә, салам тутырган капчыклар белән сугышуда, таяк һәм аркан тартышуда ярышкан.

Традицион рәвештә келәмдә төбәк батырлары очрашкан. Көрәштә абсолют батыр исеменә Чаллы дәүләт педагогика университетының физик культура һәм спорт факультеты магистранты Вера Гурбанов лаек булган. Икенче урынны Башкортстан вәкиле Рөстәм Галиев яулаган. Университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова аңа махсус бүләк — хәтер картасы, портатив аккумулятор, каләмнәр һәм педагогика университетының күкрәк билгесе кергән җыелма тапшырган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх