На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Белоруссиядә ил Президентын сайлыйлар

Бүген, 26 гыйнварда, Белоруссиядә – ил Президентын сайлауда төп тавыш бирү көне.

Сайлау участоклары 8.00 сәгатьтә ачылды һәм 20.00 сәгатьтә ябылачак (Белоруссиядә вакыт Мәскәүнеке белән туры килә).

Участокларга килә алмаган сайлаучылар тору урыны буенча тавыш бирү үтенече белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Үтенеч 18 сәгатьтән дә соңга калмыйча җиткерелергә тиеш, дип искәртә БЕЛТА.

21-25 гыйнварда вакытыннан алда тавыш бирү узды. Белоруссия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, анда сайлаучыларның 41,8 проценты катнашкан. Белоруссиядә 6,9 миллионнан артык кешенең сайлауда тавыш бирү хокукы бар.

Белоруссия Президенты вазифасына Либераль-демократик партия башлыгы Олег Гайдукевич, шәхси эшкуар Анна Канопацкая, илнең хәзерге лидеры Александр Лукашенко, Белоруссия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының беренче секретаре Сергей Сыранков, Республика хезмәт һәм гаделлек партиясе рәисе Александр Хижняк дәгъва кыла.

Җиңгән очракта, бу Лукашенконың җиденче президентлык каденциясе булачак. Аннан тыш, элегрәк Белоруссия башлыгы вазифасына 2020 елда Канопацкая да тавышка куелган иде. Гайдукевич та 2020 елда сайлауда катнашу өчен документларын тапшырды, әмма соңыннан үз кандидатурасын алды.

Ссылка на первоисточник
наверх