Режиссер һәм язучы Әхтәм Зарипов соңгы юлга иртәгә Мәрҗани мәчетеннән озатыла.

«Хушлашу мәрасимен иртәгә сәгать 10га дип билгеләдек. Туганнары Яшел Үзән районына алып кайтып җирләячәкләр», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал.

Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, режиссер. 1935 елның 15 июлендә Башкортстанның Илеш районындагы Таҗи авылында туган.

1961-1972 елларда – Г.Камал исемендәге театрда артист.

1972 елдан – Казан телевидениесендә режиссер.

1987-1992 елларда Казан телевидениесендә баш режиссер.

Әхтәм Зариповның җәмәгатьчелек арасында төшкән соңгы фотоларының берсе. 2024 елның 28 марты. Язучылар берлегенең ел йомгаклары утырышы

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Свежие комментарии