На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Миңнеханов Россия-Азия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге вице-президенты белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия-Азия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге вице-президенты, әлеге берлекнең Гуанчжоудагы вәкиллеге башлыгы Алексей Федотов белән очрашты.

Республика җитәкчесе Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен берлек белән эшләүнең мөһимлеген билгеләп үтте - берләшмә Кытай һәм Россия бизнесын бәйләүче үзенчәлекле күпер булып тора, икътисади кооперациягә ярдәм итә.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Татарстан Кытай инвесторлары килүгә шат. Бездә аларның уңайлы эшчәнлеге өчен барлык шартлар да тудырылган», - диде ул.

ТР матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Миңнеханов Федотовны 2024 елның көзендә узачак «РОСТКИ: Россия - Кытай» Халыкара форумында катнашырга чакырган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх