На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Россиялеләргә 8 мартта ни өчен өч көн ял булмавын аңлаттылар

2025 елда традицион рәвештә 8 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көне шимбәгә туры килә. Әмма моның белән бәйле өч көнлек ял көтелми, дип белдерде хезмәт хокукы буенча Headhunter эксперты Ольга Владимирова РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.

«Бәйрәм датасы ял көненә (шимбә) туры килүгә карамастан, быел Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан озын яллар булмаячак.

Бу ял көне июньгә күчерелде», - диде Владимирова.

Ял көнен җомгага, 13 июньгә күчерү элегрәк Хөкүмәт карары белән расланган иде. Шуның нәтиҗәсендә россиялеләр Россия көнендә дүрт көн рәттән ял итәчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх