На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Бөгелмә укытучысы зур күләмдә мошенниклык кылуда шикләнелә

Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре җирле мәктәпләрнең берсендә укытучы булып эшләүче ханымны тоткарлаган — ул зур күләмдә мошенниклык кылуда шикләнелә. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.

Педагогның мошенниклык гамәлләре турында биш гариза кергән. Тикшерү ачыклаганча, педагог танышларыннан үзләренә кредитлар рәсмиләштерергә һәм аңа акча бирүләрен сораган.

Укытучы кредитлар алу өчен төрле сылтаулар табып торган, мисал өчен, бала өчен фатир сатып алу яки яңа автомобиль сатып алу. Кредитларның суммасы 450 меңнән алып 750 мең сумга кадәр тәшкил иткән.

Бөгелмәле акчаны кайтарырга вәгъдә иткән, әмма вәгъдәсен үтәмәгән. Ул үз ихтыяҗларына 2,5 млн сум күләмендә кредит акчасын сарыф иткән.

«Хатын-кызга карата РФ Җинаять Кодексының 159нчы маддәсе «мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта ул читкә китмәү һәм үз-үзен дөрес тоту шартларын үтәү турында гариза язган», — дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Ссылка на первоисточник
наверх