30 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 30 ел тула. Әлеге мөһим вакыйга алдыннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин безнең басмага биргән интервьюсында соңгы өч дистә ел эчендә Татарстанның йөзен билгеләгән мөһим законнар, аларның ничек язылуы һәм ни өчен бүген бөтен дөньяда парламентарийларның роле сизелерлек артуы турында сөйләде.
– Фәрит Хәйруллович, һичшиксез, Дәүләт Советының утыз еллыгы – Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга. Ә бу дата шәхсән Сезнең өчен, 30 елдан артык Татарстан парламенты җитәкчесе булып торган кеше өчен, нәрсә аңлата?
– Барыннан да элек, бу вакыйга Татарстан парламентаризмының гасырлар буе дәвам иткән тарихында мөһим этап булып тора. Узган утыз ел эчендә республиканың яңа тарихы язылды, хәзерге республика законнарына нигез салынды, Татарстанның социаль-икътисади уңышларының, милләтара һәм динара тынычлык һәм татулыкның, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлегенең хокукый каркасы формалашты.
Әлбәттә, боларның барысы да Татарстан АССР Югары Советы (1938 - 1995 еллар), ә аңа кадәр Татарстан АССРның эшче, крестьян һәм кызылармеец депутатлары советларының Үзәк Башкарма комитеты (1920 - 1938 еллар) салган ныклы хокукый нигез нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Нәкъ менә 1990 елларда Минтимер Шәймиев (1990 елда – ТАССР Югары Советы Рәисе, 1991 елда – Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта – Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе) җитәкчелегендә социаль-икътисади үсешнең үзенчәлекле, хәтта уникаль Татарстан моделе төзелә, республиканың хәзерге дәүләтчелегенең хокукый нигезләре формалаштырыла, Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Декларация һәм республика Конституциясе кабул ителә. Асылда без буш урында Татарстанның уңай халыкара имиджын формалаштырдык. Бүген республика турында планетаның барлык континентларында да беләләр.
Татарстан һәрвакыт иң прогрессив закон чыгару системасы формалашкан төбәк булып саналды. Безнең алымнар алгарышлы, соңрак модельле дип табылды, һәм ул елларда кабул ителгән республика кануннары еш кына федераль законнарны язганда нигез булды.
1990нчы елларда Татарстан парламентаризмының тагын бер ныклы традициясенә нигез салынды – барлык тармаклар, төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары бердәм команда булып килешенеп эшли башлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының барлык утырышларында катнаша. Ел саен республика парламенты республика Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру планын эшли. Депутатлар Хөкүмәт хисабы, федераль ведомстволарның территориаль бүлекләре җитәкчеләренең докладлары буенча фикер алышу кысаларында актив эш алып баралар. Дәүләт Думасындагы Татарстан депутациясе, муниципаль советлардагы профильле комитетлар һәм фракцияләр белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынды.
Мондый бердәм, күмәк эш үз нәтиҗәләрен бирә. Иң дөрес карар бары тик бергә эзләгәндә генә табылырга мөмкин бит. Минем моңа иманым камил.
Дәүләт Советының утыз еллыгы – шәхсән минем өчен мөһим вакыйга, чөнки хезмәт биографиямнең күп өлеше депутатлык эшчәнлеге белән бәйле. Депутат булып эшләү нәрсәне аңлата? Беренче чиратта, үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен ишеттерергә һәм законнар белән якларга, кешеләрне тыңларга һәм ишетергә, карарлар кабул иткәндә барлык гражданнарның фикерләрен исәпкә алырга, аларның ихтыярын законга кертергә.
Әтием, фронтовик, Бөек Ватан сугышы ветераны, җаваплы партия эшләрендә эшләгән Хәйрулла Динкәй улының «механизмнар белән эшләргә өйрәнергә була, әмма иң кыены – кешеләр белән эшләү, аларны үз артыңнан ияртү, вакыт белән исәпләшмичә нәтиҗәле эшләү», дигән сүзләрен хәтерлим. Аның күп кенә фикерләре минем тормыш кредосына әйләнде. Мин аның наказларын аклый алганмындыр дип ышанам.
– Беренче чакырылыш Дәүләт Советы ничек формалашты? Югары Советның исемен Дәүләт Советына үзгәртү нәрсәгә бәйле? Бу исем үзгәртү генәме?
– Юк, әлбәттә. 1990 еллар уртасында, Россиянең һәм аның составындагы республикаларның яңа Конституцияләре, төбәкләрнең Уставлары кабул ителү белән, хокукый статус төгәлләштерелде, вәкиллекле хакимият органнарының исемнәре һәм формалашу механизмы үзгәрде. Хокукый дәүләтнең нигез принцибы барлык дәрәҗәләрдә дә гамәли гәүдәләнеш алды – хакимиятләрнең бүленеше һәм балансы ачыкланды. 1994-1995 елларда Россия Федерациясе субъектларында яңартылган төбәк парламентларына сайлаулар узды. Шулай булгач, быел күп кенә төбәк парламентлары утыз еллык юбилейларын билгеләп үтә.
Беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 1995 елның 30 мартында булды. Татарстан парламентаризмы тарихында беренче мәртәбә хакимиятнең югары закон чыгару органы «һөнәри нигезгә» күчте, даими эшләүче «кече парламент» оешты, аның составына 39 депутат керде. Кече парламент, үз утырышларын, кагыйдә буларак, чәршәмбе көннәрендә уздырды. Кертелә торган закон проектларын оператив карау, кирәк булган саен актуаль мәсьәләләр буенча эшче төркемнәр төзү мөмкинлеге барлыкка килде.
Беренче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары итеп 130 депутат сайланды: 69 – территориаль һәм 61 – административ-территориаль бер мандатлы округлар буенча (алар буенча парламент составына республиканың район һәм шәһәр башлыклары үтте).
Алга таба, өченче чакырылышка без әлеге механизмны пропорциональ-мажоритар системага алыштырдык (сайлаулар партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча уза). Хәзер дә сайлаулар шул рәвешле уза.
Беренче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе итеп Василий Лихачев сайланды. Аның урынбасарлары – Зилә Вәлиева һәм Ренат Харисов, Секретарь – Нурсинә Абдрәшитова. Барлыгы җиде даими комиссия һәм парламент контроле комитеты төзелде, аның беренче рәисе Сергей Кирилов иде.
Беренче чакырылыш Дәүләт Советы тарафыннан 95 утырыш уздырылды, шул исәптән – 23 пленар сессия. Парламент 146 канун, 2306 карар кабул итте. Дәүләт Советының ике режимдагы эшчәнлеге – пленар сессияләр һәм кече парламент утырышлары – Президиум эшенең киеренке характерын билгеләде, ул 83 утырыш үткәрде, аларда 800 мәсьәлә каралды һәм 1067 карар кабул ителде.
– Дәүләт Советы депутатларының беренче закон чыгару инициативалары нинди иде?
– 1990 еллар ахыры республиканың һәм тулаем илнең икътисады һәм социаль өлкәсе өчен катлаулы вакыт иде. Хосусыйлаштыру барды, милек мәсьәләләрендә мөһим үзгәрешләр булды. Татарстан монда да «базарга йомшак керү» юлын тәкъдим итте. Республика парламенты башкарма һәм муниципаль хакимият органнары белән бергә килеп туган кризис мизгелләренә оператив җавап бирде, куелган бурычларны оператив хәл итәргә ярдәм итүче законнар кабул итте. Җир кодексы, җир асты байлыклары, нефть һәм газ турындагы законнар, социаль юнәлештәге законнар, мәсәлән, тузган торакны бетерү өчен максатчан салым турындагы республика законы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән беренче законнардан булды.
Асылда нәкъ менә шушы закон кабул ителүдән республиканың тышкы кыяфәтен үзгәрткән тузган торакны бетерү буенча уникаль программаны гамәлгә ашыру башланды. Программа, хәтерегездәме, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән старт алды һәм Россиядә аның аналоглары булмады. Программа гамәлдә булган тугыз ел эчендә гомуми мәйданы 2,6 млн кв. метрдан артык булган 1,7 мең торак йорт төзелде. 45 меңгә якын гаилә яңа фатирларга күченде. Программаны финанслауда 35 меңнән артык предприятие һәм оешма катнашты.
Беренче чакырылыш Дәүләт Советы кабул иткән тагын бер резонанслы документ – Җир кодексы. Әлеге документны карау республикада җир реформасы буенча фикер алышуга старт бирде. Ул 1998 елның 10 июлендә кабул ителгән, ә Россия Җир кодексы бары тик 2001 елда, Татарстан кодексыннан соң өч ел узгач кына кабул ителде.
– 30 ел эчендә Дәүләт Советы кабул иткән законнарның кайсыларын сез аеруча әһәмиятле дип саныйсыз?
– Барлыгы өч дистә ел эчендә алты чакырылыш депутатлары тарафыннан ике мең ярымнан артык закон кабул ителгән, аларның өчтән бере – база законнары. Аларның икесен-өчесен аерып күрсәтүе кыен. Татарстан «пионер» булган законнарны гына атап китәм.
Татарстан ил төбәкләре арасында беренчеләрдән булып гражданнар мөрәҗәгате турында закон кабул итте. Без закон дәрәҗәсендә гражданнар һәм хезмәт коллективлары мөрәҗәгатьләре белән эшләү механизмын, аларны карау тәртибен, мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү регламентын, хокук бозулар өчен вазыйфаи затларның җаваплылыгын язып куйдык. Шуннан бирле республикада һәр сишәмбе – гражданнарны кабул итү көне, мөрәҗәгатьләр белән парламентарийлар да, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары да шул режимда эшли. Узган ел гына да Дәүләт Советына 10 меңнән артык мөрәҗәгать кергән.
2007 – 2009 елларда законнар кодлаштырыла башлады. Республикада Сайлау, Гаилә, Экология кодекслары, Административ хокук бозулар турында кодекс кабул ителде. Бердәм норматив-хокукый актта «бер тәрәзә» принцибы буенча республика тормышының теге яки бу өлкәсен җайга салучы барлык законнар берләштерелде.
Әһәмиятлеләр арасында Татарстанның 2030 елга кадәрге Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен дә атый алам, ул закон статусында кабул ителде. Авыл хуҗалыгы тармагына килгәндә, монда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турындагы закон резонанслы булды, ул фермерлык хәрәкәтен үстерүгә яңа этәргеч бирде һәм авыл кешеләрен эш белән тәэмин итү мәсьәләсен өлешчә хәл итте.
Дәүләт Советы депутатлары конституциячел законнарның зур блогын карады. Республиканың дәүләт символлары турындагы кануннар Югары Совет тарафыннан кабул ителсә дә, нәкъ менә Дәүләт Советы Татарстан гимны текстын раслады.
Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертелде. Аларның шактый өлеше дәүләт хакимияте органнары системасын, аларның вәкаләтләрен җайга сала торган нигезләмәләрне актуальләштерүгә, эшчәнлекне һәм аларның үзара хезмәттәшлеген координацияләүгә юнәлдерелгән иде. Моннан тыш, социаль гарантияләр киңәйтелде.
Социаль өлкә, гадәттәгечә, парламентарийларның игътибар үзәгендә. Ел саен Татарстан Дәүләт Советы социаль юнәлешле бюджет кабул итә, чыгым өлешенең 70 проценттан артыгы социаль характердагы (мәгариф, сәламәтлек саклау, ташламалар һәм субсидияләр). Бизнеска да ярдәм күрсәтелә, салым преференцияләре һәм ташламалар бирелә.
– Фәрит Хәйруллович, сез Югары Совет депутаты булдыгыз, менә инде алты чакырылыш Дәүләт Советын җитәклисез. Кайсы чор сезнең исегездә ныграк калды?
– Дәүләт Советының һәр чакырылышы үзенчә кызыклы һәм уникаль, чөнки закон чыгару һәрвакыт заман таләпләренә җавап бирә.
Әйтик, беренче чакырылыш Дәүләт Советының эш вакыты – законнар чыгару, икътисадны реформалаштыру, халыкны адреслы социаль яклау буенча кискен адымнар чоры. Конституция, шартнамә нигезләмәләрен үстереп һәм аныклап, законнар урыннарда шул катлаулы чорда барлыкка килә торган конкрет, гамәли бурычларны хәл итәргә ярдәм итттеләр. Бу эшләрне белеп әйтәм, чөнки «ике якта да» булдым: Премьер-министр сыйфатында да, парламент Рәисе сыйфатында да.
Закон чыгару тәҗрибәсе туплану белән парламентның эш формалары да камилләштерелде. Республика законнарын һәм Дәүләт Советы карарларын татар һәм рус телләрендә тәңгәлләштерү комиссиясе төзелде (1997 ел), «Хөкүмәт сәгате» институты кертелде (1999 ел), Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы закон нигезендә расланды (2000 ел) һ. б.
Икенче чакырылыш Дәүләт Советы эшчәнлеге чорында хакимият вертикале ныгыды һәм Россия хокукый кыры гармонияләштерелде.
Татарстан халыклары съездын уздырганнан соң өченче чакырылышта парламентарийларның игътибары республиканың Милли сәясәте концепциясен эшләүгә юнәлтелде. Моннан тыш, бу чакырылыш җирле үзидарәнең, халыкка иң якын хакимиятнең хокукый базасын камилләштерү буенча масштаблы эш белән бәйле иде. Бу чорда Дәүләт Советы тарафыннан муниципаль бергәлектә хокук мөнәсәбәтләрен җайга салучы 200дән артык республика законы кабул ителде.
Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы эшенең мөһим үзенчәлеге булып башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, граждан җәмгыяте институтлары белән даими элемтәгә, Россия парламентының ике палатасы белән үзара хезмәттәшлеккә таянып, ситуатив законнардан системалы законнар чыгаруга күчү тора.
Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы үз игътибарын икътисадны һәм социаль өлкәне модернизацияләүнең төп программаларын законнар белән тәэмин итүгә юнәлтте.
Алтынчы чакырылыш депутатлар корпусына җитди чакырулар белән очрашырга туры килде: коронавирус пандемиясе, махсус хәрби операция, моңарчы күрелмәгән сәяси һәм санкцион басым. Хәзерге шартларда закон чыгару эшенең гадәти булмаган формаларын һәм методларын эзләргә, яңа проблемаларга һәм бурычларга оператив җавап бирергә туры килде.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән егермедән артык закон һәм закон актлары кабул ителде. Дәүләт Советы депутатлары волонтерлык эшчәнлегенә актив кушылдылар, гуманитар йөкләрне формалаштыруда һәм җибәрүдә актив катнаштылар, Донбасска гуманитар конвойлар озаттылар. Быелгы чакырылышның дүрт депутаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар, ә Рәсим Баксиков Россия Герое исеменә лаек булды.
Дәүләт Советының җиденче чакырылышы муниципаль өлкәдә федераль законнарны камилләштерү буенча актив эше белән дә истә калды, бу нисбәттән Татарстан тавышы ишетелде һәм федераль закон чыгаручы шәһәр һәм авыл советларын бетерү карарын гамәлдән чыгарды, төбәкләргә җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системасына күчү-күчмәүне сайлау хокукы саклап калынды.
Парламентның республикабыз үсешенә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. Депутатлар кабул иткән законнар Татарстанның югары сәяси мәдәниятле, үсеш алган икътисадлы һәм халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтүче төбәк, милләтара тынычлык һәм динара татулык территориясе буларак формалашуына ярдәм итте.
– Бәхәссез фактлар болар, Фәрит Хәйрулловч. Ә гомумән, сезнең карашка, хакимият системасында парламентның әһәмияте нинди?
– Мин, парламентаризм – җәмгыятьне бик зур яулап алу, дип берничә тапкыр әйткәнем булды.
Бүген, дөньяда берьяклы санкцияләр сәясәте өстенлек иткәндә һәм дәүләтара мөнәсәбәтләр җимерелгәндә, парламентарийлар халыклар арасындагы ышанычны һәм элемтәне саклап калырга, аеруча кискен халыкара һәм төбәк проблемаларын хәл итүгә уңай йогынты ясарга сәләтле. Безнең заманда, күп илләр бер-берсен ишетүдән баш тарткан вакытта, парламент дипломатиясе һәм диалог бик мөһим, чөнки ышаныч шушы нигездә генә барлыкка килә.
Татарстан 1990 еллар башында ук Россия Федерациясе субъектлары арасында беренчеләрдән булып төбәк дәрәҗәсендә халыкара багланышларны үстерү кирәклеге турында белдерде, халыкара һәм төбәкара багланышларны үстерү, «халык дипломатиясе» инструментларын кертү, шул исәптән парламент, партия һәм иҗтимагый дипломатия коралларын кертү процессына кушылды.
Хәзерге вакытта чит ил партнерлары белән 11 килешү һәм беркетмә, Россия Федерациясенең 38 субъекты белән парламентара хезмәттәшлек турында 45 килешү төзелгән һәм үз көченә ия.
Россия Федерациясе субъектларында хакимиятнең закон чыгару органнарының да абруе һәм сәяси көче сизелерлек арта. Алар региональ нормалар иҗат итү белән генә чикләнмичә, территорияләр үсешен стратегик планлаштыруда, башкарма хакимият органнарын, кайбер әһәмиятле иҗтимагый институтларны булдыруда катнашалар.
– Сайлаучыларның күбесе законнарны турыдан-туры депутатлар яза дип уйлый. Әмма, чынлыкта, законны эшләргә һәм кертергә хокуклы субъектлар шактый күп. Кемнәр алар – әлеге субъектлар?
– Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлар Татарстан Республикасы Конституциясенең 76 статьясында билгеләнгән, атап әйткәндә: Татарстан Республикасы Рәисе, Дәүләт Советы Президиумы һәм комитетлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Прокуроры, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары. Закон чыгару инициативасы хокукы шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә дә бирелгән. Шулай итеп, республикада барлыгы 1071 закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект бар.
– Менә инде ун елдан артык республика парламенты законнар эшләгәндә эксперт бергәлеген актив җәлеп итә. Бу тәҗрибә үзен акладымы?
– Әйе, һичшиксез аклады. Практика күрсәткәнчә, бу дөрес адым булган, һәм закон чыгару процессы бүген эксперт бергәлеге белән хезмәттәшлектән башка мөмкин түгел. Закон чыгару инициативалары буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булдырылды.
Бүген эксперт советлары барлык сигез парламент комитеты каршында да актив эшли. Алар составында – дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм фәнни учреждениеләр вәкилләре, профильле белгечләр. Эксперт советлары әгъзалары карала торган закон проектлары буенча эксперт бәяләмәсен комитетларга бирәләр.
Закон проектлары буенча фикер алышуга максималь санда экспертлар, белгечләр һәм хокук кулланучылар җәлеп ителгәндә, депутатлар каләме астыннан иң дөрес хокукый актлар чыга.
– Фәрит Хәйруллович, Дәүләт Советына 100 депутат сайлана. Фикерләрнең мондый төрлелеге вакытында парламентарийларның позицияләрен ничек «татулаштырырга» мөмкин?
– Төрле фикерләр булганда максатларның бердәмлеге – парламент эшенең сере менә шул. Беренче чакырылыштан алып бүгенге көнгә кадәр Дәүләт Советында төрле карашлар яңгырый. Мондый плюрализм парламентның көн тәртибен сизелерлек баета, билгеле булганча, хакыйкать бәхәстә туа.
Менә инде ике чакырылыш рәттән парламентта 5 партия вәкиллек ала, «Бердәм Россия» һәм КПРФ парламент фракцияләренең, «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеменең һәм хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең роле һәм әһәмияте сизелерлек артты, алар законнар чыгару эшчәнлегендә генә катнашып калмыйлар, үзләренең күпсанлы социаль һәм хәйрия проектлары да бар.
10 елдан артык вакыт дәвамында «парламентта булмаган партияләргә» Дәүләт Советы трибунасыннан актуаль закон проектлары буенча фикер алышканда үз позицияләрен белдерү мөмкинлеге бирелә.
Утыз ел дәвамында Дәүләт Советы җәмгыять мәнфәгатьләрен яклаучы һәм чагылдыручы булып тора. Аның тарихи миссиясе шунда.
Свежие комментарии