На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Ded
    Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...
  • leonid
    Моя твоя не понимает. Переводите на русский.Россия Герое Рәси...

Татарстанда ел башыннан кызамык авыруының 212 очрагы теркәлгән

Татарстанда ел башыннан кызамык авыруының 212 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Ведомство мәгълүматлары буенча, кызамык авыруын йоктыру очракларының 20 проценты чит илдән алып керелгән.

Шул ук вакытта авыруларның 44 проценты чир йоктыруын илнең башка төбәкләренә баруы белән бәйли.

«Ситуация бездә генә түгел, башка субъектлар һәм илләрдә дә киеренке. Проблема вакцинациягә каршы торучыларда да», - дип билгеләп үтте Любовь Авдонина.

Ведомство хезмәткәрләре кызамык белән авыру очраклары артуны халыкның прививка ясатырга теләмәве белән бәйли.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх