На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Бәрәңге районында өченче мәртәбә «Насретдин укулары» үтте

Бүген Марий Эл республикасының Бәрәңге районында 3нче мәртәбә фәнни-мәгърифәти конференция - «Насретдин укулары» узды. Аның темасы - «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен - Ислам өммәте нигезләренең берсе».

«Без дөньяда үзгәрешләр барган чорда яшибез. Стандартлар, традицияләр үзгәрә. Әле яңа гына Казанда БРИКС саммиты үтте.

Анда бик күп илләр катнашты. Аларның күбесе традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту өстендә эшли. Безнең Россиядә барган күп кенә яңарышларны мөселман илләре үрнәк итеп ала. Агымдагы ел РФ Президенты Владимир Путин кушуы белән Гаилә елы буларак билгеле. Ә РФ Диния нәзарәте бу елны Мөселман гаиләсе елы буларак билгеләде», — диде Марий Эл Республикасындагы Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Шаһиев.

Чарада дин әһелләре, хәзрәтләр һәм абыстайлар, урындагы хакимият вәкилләре һәм Татарстан журналистлары катнашты.

Фәрит хәзрәт Шаһиев ассызыклап үткәнчә, гаилә һәм әхлакый тәрбия мәсьәләләре һәрвакыт актуаль булып кала. «Әлеге конференция эше белән традицион мөселман гаиләсе статусын тагы да күтәрәсебез килә. Гаилә кыйммәтләрен югары дәрәҗәләргә күтәрү һәм әхлакый тәрбия мөһим», — ди ул.

Катнашучылар игътибарына Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шейх Равил хәзрәт Гайнетдинның сәламләү сүзләре җиткерелде һәм бер төркем үрнәкле гаиләләр бүләкләнде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх