На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Чаллыда фура йөртүчесе юлда яткан җәяүлене таптап үтергән һәм һәлакәт урыныннан качкан

Бүген төнлә Чаллыда Муса Җәлил проспектында җәяүлене таптап үтергәннәр. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, KELBERG ярымприцепы тагылган DAF фурасының 52 яшьлек йөртүчесе проспект буенча Магистраль урамына таба хәрәкәт иткән һәм аңлашылмаган сәбәпләр аркасында юлда яткан 49 яшьлек җәяүлене таптаткан.

Ир-ат спорт костюмы һәм караңгы төстәге кроссовкалар кигән булган, киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Фура йөртүчесе һәлакәт урыныннан качкан.

Соңрак автоинспекторлар тәртип бозучыны тапкан. Автомобиль «Кама аръягы» базасы территориясендә табылган. Машина йөртүчене алга таба тикшерүләр өчен дәүләт автоинспекциясенә китергәннәр, фураны махсус машина кую урынына җибәргәннәр.

Ссылка на первоисточник
наверх