На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Әтнә күмәк хуҗалыгы махсус хәрби операция зонасына машина җибәрде

Әтнә районы Ленин исеме­н­дәге күмәк хуҗалык җи­тәкчесе Илгиз Хәйруллин мах­сус хәрби опе­рациядә кат­нашучы егетләргә «буханка» машинасы бирде. Бу хакта «Әтнә таңы» сайтында Гөлнар Мөхәмәдҗанова хәбәр итә.

«Бу хакта әйтми кала алмыйм. Күмәк хуҗалык җитәкчебез Ил­гиз Вильданович махсус хәрби операциядә катнашу­чы егетләребезгә машина бү­ләк итте.

Улыбыз Айзат, махсус хәрби операциядә катнаша. Кө­чебездән килгәнчә, аларга гел ярдәм итеп торабыз. Соң­гы сөйләшүебездә машина ки­рәклеге турында хәбәр салды. Эзләнә башладык. Тотылган машина да бик кыйммәт йөри икән хәзер», – дип сөйләде Олы Бәрәзә авылыннан Фирдүс абый Зарипов.

Әти кешенең күңел халәтен аң­лап та була. Махсус хәрби операциядә булган улына, ир-егетләргә һәрдаим ярдәм итеп тора алар. Айзат махсус хәрби операциядә машина белән идарә иткәч, гел запчастьләр дә кирәк булып тора икән.

«Запчастьләрне үзебез дә алга­лыйбыз, күбрәк күмәк хуҗа­лык ярдәм итә. Инде бу юлы ел дәвамында күмәк хуҗа­лыкта эшләп торган машинаны егетләргә бирде. Күмәк хуҗа­лык җитәкчесе Илгиз Виль­­­дан улына хәлне барып аң­латуга: «Эзләнеп йөрмәгез, хуҗалык машинасын бирәбез, үзе­безгә яңаны алырбыз», – диде. Маши­на әзер булгач, Айзат махсус кайтып, машинаны алып китә», – дигән иде ул вакытта Фирдүс абый.

Машинаны махсус хәрби операция зонасына җибәргәнче, тагын бер кабат карап, тө­зек­ләндереп чыкканнар. «Мин үзем дә техника эшен беләм. Аннары кияү машинаны Казанга автосервиска алып китеп, иптәшләре белән сөйләшеп, бар яктан да карап чыкты. Аллаһка шөкер, ялт итте машина», – диде ул соңыннан.

«Июнь башында отпускага кайткан Айзат, Сабантуй бәйрәмнәреннән соң, шушы атнада яңадан махсус хәрби операция зонасына китте.

Бу юлы авылдашларының күңел җылысы кергән машинага утырып. Исән-имин кайтырга насыйп булсын Айзатка да, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан һәр егетебезгә дә», диелгән хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх