На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х"... ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ... ИЛИ ВООБЩЕ ЗАТКНИТЕСЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Олег Газманов ‎«Мәскәү – Татарстан күпере» форумы кунагы булачак

Россиянең халык артисты Олег Газманов агымдагы елның 11 апрелендә узачак XI «Мәскәү - Татарстан күпере» Яшьләр форумының тагын бер спикеры булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Икенче юлы, әгәр мине чакырсалар, үземнең чыгышымны татарча башлаячакмын һәм күптән түгел яздырган җырымны башкарачакмын», - дип билгеләп үткән иде артист элегрәк.

Чараны оештыручы - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге - студентларны һәм яшьләрне (35 яшькә кадәрге кешеләрне) форумда катнашырга чакыра. Алдан теркәлергә кирәк. Чара 14.30 сәгатьтә башлана.

Узган ел «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы 12 апрельдә, Космонавтика көнендә узды. Быелгы кунаклар һәм спикерлар турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы сайтында урнаштырылган. Аерым алганда, булачак чарада җырчы Алсу Абрамова (Сафина), фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова, телетапшырулар алып баручысы, юморист һәм актер Азамат Мусагалиев, шулай ук Россия Герое, «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Артур Орлов чыгыш ясаячак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх