Якутиядә, XXV Федераль Сабантуйны ачу тантанасы кысаларында, бәйрәмнең «Тулпар ат» күчмә символын тапшыру тантанасы узды. 2026 елда Федераль Сабантуйны кабул итү хокукын Омск өлкәсе алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәхнәдә Сабантуйның күчмә символы тантаналы рәвештә Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иван Андреевич Колесникка тапшырылды.
Омск әлеге бәйрәмне федераль масштабта беренче тапкыр кабул итәчәк.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии