На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Метеоролог Яңа ел төнендә Казанда көтелгән һава торышы турында сөйләде

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә Казандагы һава торышында капма-каршылыклар күзәтеләчәк. Көндез җылытканнан соң кичкә таба суытачак, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Көнбатышта – антициклон, югары басым өлкәсе, көнчыгышта һәм Себердә – циклон, Баренц диңгезе үзәгендә – тирән циклон, Керчь бугазында Балкан циклоны күзәтелә, ә без – юл чатында.

Яңа ел төнендә һава торышы капма-каршылыкларга бай булачак. Җылы фронт узганнан соң без күпмедер вакытка Төньяк Атлантикадан килгән циклонның җылы секторында калабыз, шуннан соң салкын фронт килә. Без циклонның тылдагы өлеше йогынтысында булачакбыз, һава массалары төньяктан киләчәк», - дип ачыклык кертте ул.

Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 31 декабрьдә Казан территориясе аша җылы атмосфера фронты уза. Көндез шәһәрдә һава температурасы 0..+1 градус тәшкил итәчәк, карлы яңгыр яварга мөмкин. Әмма төштән соң температура акрынлап түбәнәя башлый, 1 гыйнварга каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -5..-6 градуска кадәр төшәчәк. 1 гыйнварда шәһәрдә һава температурасы -3 градус тирәсе тәшкил итәр дип көтелә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх