23 июньдә Тынычлык бистәсендә Сабантуйда Казан дизайнерлары үз коллекцияләрен тәкъдим итәчәк. Анда 5 бренд 40 үзенчәлекле образ күрсәтергә җыена. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дизайнерлар үз бурычларын заманча, кияргә уңайлы кием булдыруда күрә, шул ук вакытта татар халкының милли киемнәренең мәдәни үзенчәлеге сакланачак», — дип билгеләп үттеләр Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.

Татар коллекцияләрен күрсәтү Гаилә елына һәм милли гореф-гадәтләргә багышланган концерт программасы белән үрелеп барачак. Ул 11:00 сәгатьтә башлана.

Тынычлык бистәсе үзәк мәйданында ТР Дәүләт камера хоры, ТР халык артисты Эльмира Кәлимуллина, җырчылар Марат Яруллин, Лэйна, Асаф Вәлиев, Рөстәм Закиров һәм башкаларның чыгышлары көтелә.

Каенлык аланында республиканың Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән һәм башка районнары ишегаллары урнаштырыла. Бәйрәм кунаклары 11 урында милли ярышларда катнаша, татар ашлары әзерләргә яки халык кәсепләренә өйрәнә ала.

Тынычлык бистәсендә Сабантуйда Казан дизайнерлары коллекцияләрен тәкъдим итә
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии