На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...
  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...

Азнакайда яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләре җибәрде

Азнакай районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм итү максатында алып барылган игелекле эшчәнлекнең тукталып торганы юк. Һәр авылда диярлек маскировка челтәрләре үрәләр, коры душлар, дару үләннәре киптереп, чәйләр ясыйлар, ашлар тутыралар. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Изге теләкләр тели-тели үрелгән 15 маскировка челтәрен Херсон юнәлешенә җибәрделәр. Аларны Казан шәһәрендәге хәрби частьтан Ринат Насыйров егетләргә илтеп тапшырачак.

«Мондый челтәрләр фронтка бик кирәк. Алар хәрбиләрне, коралларны, хәрби техникалар һәм инженерлык корылмаларын дошман разведкасынннан саклау өчен киң кулланыла. Әлеге изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзенең ниндиен генә әйтсәң дә, аз булыр», – диде район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин йөкне төягән вакытта.

 

Ссылка на первоисточник
наверх